Логотип Идель
Яңалыклар

ДӨНЬЯ ЯУЛАШКАН ТӘГАМ

Өчпочмакны дөрес итеп пешерү шактый мәшәкатьле эш, аны берничә этапта башкаралар. Икенчедән, борынгы бабаларыбызның үз вакытында ярты дөньяны яулавында... өчпочмакның да өлеше зур.

Минем һәрберебезгә кечкенәдән таныш һәм бүгенгәчә табыннан төшмәгән милли ризыгыбыз, тәгаен әйткәндә, өчпочмак турында язып үтәсем килә. «Аның өчен нигә каләм карасы түгәргә, ит белән бәрәңгене камырга төрдең дә мичкә ыргыттың, вәссәлам!» – дип кул селтәргә ашыкмагыз. Беренчедән, өчпочмакны дөрес итеп пешерү шактый мәшәкатьле эш, аны берничә этапта башкаралар. Икенчедән, борынгы бабаларыбызның үз вакытында ярты дөньяны яулавында... өчпочмакның да өлеше зур.

Мин отып алган һәм күңелгә сеңдергән риваятькә ышансаң, бу тәгамне уйлап табу үз заманында тәгәрмәчне уйлап табуга тиң булган. Гап-гади ингредиентлар: камыр, ит, суган, дөге (океан артыннан бәрәңге кайтмаган әле). Яуга әзерлек вакытында аны бик күп пешергәннәр, аннары, бозылмасын өчен, җилдә киптергәннәр. Камил геометрик фигура тәшкил иткәнгә (дүрт өчпочмак бер шакмакка җыела), ризыкны саклау һәм гаскәр белән бергә бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү гаять җиңел булган. Ачыккан сугышчылар ял иткән арада тиз генә казан асып, тәгамнең ачык калган өске үзәгенә кайнар шулпа агызганнар. Шул рәвешле җылытылган ризык, шулпа уртлый-уртлый ашаганда, бик тиз тукландырган, җанга-тәнгә чиксез куәт биргән. Нәтиҗәдә татар яугирләре, көннәрдән бер көнне, ниһаять, камчы сабы белән вәкарь генә Көнбатыш Аурупа капкасына орынган...

Минем бу риваятьнең хаклыгы-юклыгы турында галимнәрдән сорашып, тикшереп йөргәнем булмады. Кирәксенмәдем һәм кирәксенмим. Ул миңа шушы көе кадерле.

Хәзер өйдә өчпочмак пешереп табын түренә куйсалар, хәтеремдә очсыз-кырыйсыз япан дала яңара, ап-ак башлы кылганнарны сыйпап узган җил күзне кытыклап яшьләндерә, колакта ерактан гына, тонык кына ишетелгән думбыра тавышы чыңлый. Мин үземне, төмәнбашы ук булмаса да, җиңүләрдән җиңүләргә барасы алагаем зур алайның бер өлеше итеп тоя башлыйм.

Кирәк: 90г камыр, 70 г ит, 80 г бәрәңге, 15 г сары май, 20 г башлы суган, тоз, борыч, шулпа, өстенә сөртү өчен йомырка.

Әзерләү: Миңа Юныс Әхмәтҗанов рецепты ошый. Итне урман чикләвеге зурлыгында турыйлар. Әрчелгән бәрәңгене дә шул зурлыкта турап, каралмасын өчен, салкын суга салып торалар. Аннан иләктә саркытып, иткә кушалар, вак кына туралган башлы суган өстәп, тоз, борыч сибеп, яхшылап болгаталар. Камырны чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәяләр, эчлек салып, камырның кырыйларын өч җирдән күтәреп чеметеп куялар. Уртасын ачык калдыралар. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезеп, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар. Ярты сәгатьтән алып, эченә шулпа салалар. Өчпочмак бер сәгатьтә пешә. Табынга шулпа белән чыгаралар.

Рүзәл МӨХӘММӘТША

"Идел", 2 февраль, 2018 ел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: рецепт Рүзәл Мөхәммәтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев