Логотип Идель
Яңалыклар

Дәрдмәнд истәлегенә күргәзмә

2021 нче елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды.

20 октябрьдә сәгать 12:00дә Татар китабы йортында татар әдәбиятының классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир Рәмиевнең (Дәрдмәнд) тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. 2021 нче елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды.

Тарихи һәм билгеле бер дәрәҗәдә географик шартлар бу уникаль шәхеснең матди мирасын саклауны шактый катлауландырган. Дәрдмәнд белән бәйле булган, Татарстанда бик аз күләмдә тупланган документаль чыганаклар, фото һәм шәхси әйберләрнең күбесе хәзерге көндә Милли музей фондларында саклана. Күргәзмәдә әлеге сирәк ядкәрләрне күрергә мөмкин булачак. Шул ук вакытта башка мирасханәләрдә сакланган материаллар да урын алачак.

Күргәзмә эшләү дәверендә музейда Дәрдмәнднең тормышы һәм иҗатына багышланган лекцияләр, очрашулар, түгәрәк өстәл оештыру күздә тотыла. Шагыйрьнең иҗаты, танылган сәнгать осталары, музыкантлар һәм артистлар башкаруында әдәби-музыкаль кичәдә яңгыраячак.

Күргәзмә ачылу 20 нче октябрь, 12:00 сәг.

Адрес: Казан, Островский урамы, 15 нче йорт

Керү түләүсез. Теләге булган һәркемне көтеп калалар.

 

Белешмә өчен:

Дәрдемәнд (Рәмиев Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы) - татар шагыйре, меценат, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче, алтын приискалары хуҗасы, 1859 елның 23 ноябрендә Ырынбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа.

1905 елдан Шакир белән Закир Рәмиевләр Ырынбурда матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда «Вакыт» гәзите (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елдан «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Бу басмалар 1918 елга кадәр чыгып килә. Аларда төрле юнәлештәге әсәрләр, шул исәптән, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Шаехзадә Бабич әсәсрләре басыла.

1906 елда Закир Рәмиев I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Ул үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен дәреслекләр алып биргән.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң ул алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. 1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X