Логотип Идель
Яңалыклар

Дүрт көн генә эшләсәк?

РФ Хезмәт министрлыгы Русиядә дүрт көнлек эш атнасы кертү буенча эксперимент уздырырга әзерләнә. Пилотный проект милли проектлар исемлегенә кергән кайбер предприятиеләрдә гамәлгә керәчәк.

РФ Хезмәт министрлыгы Русиядә дүрт көнлек эш атнасы кертү буенча эксперимент уздырырга әзерләнә. Пилотный проект милли проектлар исемлегенә кергән кайбер предприятиеләрдә гамәлгә керәчәк. Белгечләр фикеренчә, оешма эшчеләре эш сәгатенең 30-40 процентын бушка уздыра икән. Дүрт көнлек эш атнасы кертүнең дә максаты – эш көнен файдалы итү. Ләкин нәтиҗә ясау өчен төрле компанияләр буенча статистика уздыру сорала. Әлеге мәсьәлә буенча озакламый Хезмәт министрлыгында киңәшмә уздырырга телиләр.

Әлеге законның үз плюслары һәм минуслары бар

Плюслар:

+Гаилә белән бергә үткәрергә вакыт күбрәк була.

+Буш вакытның күбәюе халыкның социаль җаваплылыгын күтәрергә мөмкин.

+Кеше эш вакытын продуктиврак үткәрә башлачак.

+Закон дөрес эшләнсә, эш урыннары артачак.

 

Минуслар:

- Хезмәт хакларын киметмәскә сүз бирсәләр дә, эш сәгате кимү бюджетка тискәре йогынты ясаячак. 

- Планга куелган эш күләмен кыскарак вакытта эшләргә туры киләчәк.

- Ял көннәренең күбрәк булуы кайбер районнарда эчкечелек артуына сәбәп булырга мөмкин.

- Әлеге закон дәүләт эшчеләренә генә кагылачак.

 

Закон эш атнасын ни рәвешле кыскартырга теләвенә әлегә ачыклык кертми. Кайберәүләр чәршәмбе көнен ял көне итәргә тәкъдим итәләр. Икенчеләр, бөтенбер көнне алып ташлау рациональ түгеллегенә инанып, көндәлек эш сәгатьләрен 1 - 1,5 сәгатькә киметү яхшырак булыр иде дип саный. Халык исә, күпчелегендә эш сәгатьләрен киметүгә каршы. Эш сәгате кимесә, болай да күп булмаган хезмәт хаклары да китмиячәк дип саный.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев