Логотип Идель
Яңалыклар

Җәүдәт Дәрзаман вафат

Озакка сузылган каты авырудан соң язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә булачак.

Озакка сузылган каты авырудан соң язучы Җәүдәт Дәрзаман вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә - 26 февральдә сәгать 10 да Казан, Чехов урамы 53 йорт адресы буенча була.

Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәгенә сылтама белән Матбугат.ру хәбәр итте.

Википедиядән: Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов — күренекле татар шагыйре, язучы, журналист. Ш. Бикчурин (2002) һәм С. Сөләйманова (2009) исемендәге премияләр лауреаты. Лениногорск районының Сугышлы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Татарстан радиокомитетында – редактор, 1987-1994 елларда «Ялкын» журналы редакциясендә баш мөхәррир була. Татарстан радиосында әдәбият – сәнгать тапшыруларының шеф мөхәррире булып эшли.

Җәүдәт Дәрзаманның беренче шигырьләре район газетасында, «Яшь ленинчы»да дөнья күрә. 1975 елда – «Илтабар» исемле әкиятләр җыентыгы, 1977 елда «Солдат булдым» дигән шигырьләр китабы басылып чыга. Соңрак аның «Гөлназ мәктәпкә бара», «Безнең әлифба», «Күзле кычыткан», һ.б. шундый егермеләп китабы дөнья күрде. Җзүдәт Дәрзаман шигырьләре мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән.

ФОТО: radiotatarstana.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев