Логотип Идель
Яңалыклар

Җәүдәт Миңнуллин вафат

Кичә кичтән танылган галим, тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафаты илгеле булды.

Кичә кичтән танылган галим, тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафаты илгеле булды.

Бу хакта беренчеләрдән булып үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Аскар Гатин хәбәр итте.

Галим белән хушлашу бүген Х.Такташ ур. 123 а йортындагы 51 фатирда узачак. Җыелу вакыты - 11.30.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Җәүдәт Миңнуллин кичә кичке тугызларга кадәр дәресләр укыткан. Дәрестән чыккач, йөрәк өянәге кузгалган. "Ашыгыч ярдәм" килгәндә инде вафат була. 

Җәүдәт Миңнуллин - 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган, дип яза "Татар-информ".

Чыганак: Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев