Логотип Идель
Яңалыклар

"ДУСЛАР, БЕЗНЕҢ ПЛЯЖ ЯЛ ИТҮЧЕЛӘР ӨЧЕН АЧЫК!"

Пляжга килүчеләргә социаль дистанция сакларга, үзең белән баш киеме алырга һәм балаларны күз уңыннан ычкындырмаска тәкъдим итәләр.

Лаештагы «Кама диңгезе» пляжын ял итүчеләр өчен ачтылар. Бу хакта пляжның Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

«Дуслар, безнең пляж ял итүчеләр өчен ачык! Хәзерге вакытта пляжда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән карантин кагыйдәләрен бозган өчен беркемне дә штрафка тартмыйлар!» - диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтелгәнчә, бары тик парковка кагыйдәләрен һәм экологик нормаларны бозган өчен генә штраф салалар.

Әлегә суның чисталыгы хакында санитар-эпидемиологик бәяләмә юк, коенырга киңәш ителми, дип ачыклык керткән иде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Пляжга килүчеләргә социаль дистанция сакларга, үзең белән баш киеме алырга һәм балаларны күз уңыннан ычкындырмаска тәкъдим итәләр.

Чыганак һәм фото: instagram.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев