-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Эстрадада ниләр бар: Гөлназ Асаева оятсыз, Тямаев оятка калган!
Гөлназ Асаева шәрә (шәрә диярлек) фотосын инстаграмында урнаштырган, Тямаевның чалбары ертылган. Әллә нәрсә уйлый күрмәгез, бу хәлләр бер-берсенә берничек тә бәйләнмәгән.
Татар эстрадасы инстаграмында яңалыклары шундыйрак.
Гөлназ Асаева бик матур фотосессия ясап инстаграмына урнаштырган. Әгәр фото астына "Бигрәк оятсыз фото булган бу, әйеме?" димәгән булса, укучылары аның оятсыз булуын бәлки сизми дә калган булыр иде... Асаеваның бу фотосын карарга берничә көн эчендә бик күп кеше җыелган. Комментарийлар да бик төрле. Кемдер быелгы кыш турында шаярта, кемдер җырчыны мунча керергә чакыра.
Җырчы Фирдус Тямаев атна саен яңа кәчтүм алырга мәҗбүр. Күптән кием кибетен алыштырасы булган.
Аның чыгышлары шул хәтле экспрессив, чалбар бу кибеттән алган күлмәк, чалбарлары түзми."Уууфф, үләм! Просто сүз юк. Оятка калдым! То күлмәк, то чалбар», – дип язган Фирдус пост астында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз