Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1088
      0
      6

    Егерме елдан соң...

    Бүген сәгать 11:00дә Әмирхан Еники яшәгән йортта истәлек тактасы ачу чарасы була. Бу хакта шагыйрь Ләбиб Лерон үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.

    "Ниһаять! Егерме елдан соң!.. Бүген сәгать 11:00дә мәшһүребез Әмирхан ага Еники яшәгән йортта (Чехов ур., 53) истәлек тактасы ачу чарасы булачак. Мин инде таштактаны күреп кайттым. 11:00дәге ачылышка да барам, дип торам. Бу йорт диварында атаклы нәфис сүз остасы Айрат Арсланов истәлеген яд итеп куелган таштакта бар иде моңарчы. Менә икәү булды, ниһаять! Хәзер шушы ук йортта яшәп бакыйлыкка күчкән Мөхәммәт Мәһдиевкә шундый таштакта көтәбез. Миркасыйм ага Госманов та ошбу йортта яки аның күршесендәге йортта яшәде шикелле..."

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз