Логотип Идель
Яңалыклар

"ЭКОяз-2020" акциясе Татарстан территориясен "чистартачак"

Тиздән, 1 апрельдә Татарстанда 1 апрельдән Татарстанда "ЭКОяз-2020" акциясе башланып китәчәк. Аның төп максаты - республика территориясен кыш буена җыелган чүп чардан арындыру, чистарту чаралы планы буенча фикер алышу.

Тиздән, 1 апрельдә Татарстанда  "ЭКОяз-2020" акциясе башланып китәчәк. Аның төп максаты - республика территориясен кыш буена җыелган чүп чардан арындыру, чистарту чаралы планы буенча фикер алышу.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан халкын фикер алышуга чакырыла. "1 апрельдән „Яшел фронт“ белән бөтен республика мәктәпләрендә, вузларында төрле җыештыру, экология дәресләре, чаралар башларга телибез", - диде спикер.

Дамир Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел барлык муниципаль районнарда территорияләр чистартылган. Су объектларының яр буе линиясенең озынлыгы 680 км тәшкил иткән. Быел лидер-төбәкләр өчлегенә керү өчен күбрәк эшләргә кирәк булачак.

"ЭКОяз-2019" акциясен республикада 1 млн 178 мең кеше хуплаган булган.

фото: "Татар-Информ", pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: экояз, акция, татарстан экология, ТР, территория

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев