Логотип Идель
Яңалыклар

ЭКСПЕРТ: "ИҢ ЮГАРЫ НОКТА НОЯБРЬ АЕНА ТУРЫ КИЛӘЧӘК"

Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин.

Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ике-өч атнадан соң артырга мөмкин. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Икътисади тикшеренүләр үзәгенең статистика һәм модельләштерү буенча эксперты Агаси Тавадянга сылтама белән хәбәр итә.

«Вазгыять уңай якка үзгәргән очракта бер атнадан соң коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны кими башлаячак, Россия ике-өч атнадан әлеге күрсәткеч буенча иң югары ноктага җитәчәк», - диде Тавадян.

Аның сүзләренчә, пессимистик фаразларга таянган очракта иң югары нокта ноябрь башына туры киләчәк. Эксперт катгый изоляция чаралары кертүнең мәгънәсен күрми. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен гражданнарның 80 проценты барлык чараларны да үтәргә тиеш. Әмма мондый нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, дип саный Тавадян.  

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев