Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    «Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

    Милли китапханә «Ел китабы — 2019» конкурсына нәтиҗә ясады һәм лауреатларны билгеләде. Тәбрикләү тантанасы Милли китапханәнең конференц-залында узды.

    Җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова котлады.
    «Татар телендәге проза» номинациясе:

    1 урын — Нәбирә Гыйматдинова «Үлмәс»;

    2 урын — Равилә Шәйдуллина «Карт шомырт хатирәсе»;

    3 урын — Рәмзия Габделхакова «Канатсыз очыш»;

    Кызыксындыру дипломы — Зифа Кадырова «Яраларың белән яратырмын».
    «Татар телендәге поэзия» номинациясе:

    1 урын — Фәнис Яруллин «Йөрәкләрдә кабат терелә…»;

    2 урын — Рифә Рахман «Сине сөям дисең…»;

    3 урын — Сания Әхмәтҗанова «Язмышлар такыясы»;

    Кызыксындыру дипломы — Халисә Мөдәррисова «Вакытларны булмый туктатып», Рифат Җамал «Өн», Рөстәм Сүлти «Мосафир».
    «Балалар әдәбияты» номинациясе:

    1 урын — Фоат Садриев «Тургай»;

    2 урын — Фәйрүзә Мөслимова «Татарча әлифба»;

    Реклама

    3 урын — Роберт Миңнуллин «Малай-шалайлар»;

    Кызыксындыру дипломы — Рафис Корбан «Тимерле чәй», Алмаз Гыймадиев «Селфи таягы».
    «Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясе:

    1 урын — Рәзил Вәлиев «Вәгъдә — иман»;

    2 урын — Ркаил Зәйдулла «Татар таҗы»;

    3 урын — Газинур Морат «Ике икең биш була»;

    Кызыксындыру дипломы — Марсель Галиев «Мин шулай күрәм=Я так вижу=I see it this way», Гомар Саттар «Татар исемнәре».
    «Рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясе:

    1 урын — Марсель Бакиров «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура»;

    2 урын — Гамирҗан Дәүләтшин, Фаяз Хузин «Булгарская цивилизация на Волге»;

    3 урын — Искәндәр Гыйләҗев «Город Казань и Казанский университет в начале ХХ века».
    «Рус телендә басылган китаплар» номинациясе:

    1 урын — Ольга Иванова «Гаухаршад»;

    2 урын — «С Востока свет: проза татарских писателей» (төзүче — Гәүһәр Хәсәнова);

    3 урын — Әхәт Мушинский «Иренка».

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы