-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
«Ел китабы» конкурсы җиңүчеләре игълан ителде
Җиңүче китаплар билгеле. Менә алар:
«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:
1 урын Рабит Батулланың «Әсәрләр. 10 томда. 7 нче, 8 нче томнар»;
2 урын Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек»;
3 урын Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китапларына бирелде.
Хәбир Ибраһимның «Бәхетсез җаннар», Данил Салиховның «Чукрак» китаплары
Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:
1 урынны Марсель Галиевнең «Су каргышы»;
2 урынны Лилия Гыйбадуллинаның «Кайту»;
3 урынны Илсөяр Иксанованың «Гомер сурәте» китаплары алды.
Роберт Әхмәтҗановның «Гомер биштәре», Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы», Рәмис
Аймәтнең «Син минем җанымның яртысы» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Балалар әдәбияты» номинациясендә:
1 урынга Гәрәй Рәхимнең «Иске самавыр торбасы»;
2 урынга Йолдызның «Китаплы кич»;
3 урынга Йолдыз Миңнуллинаның «Ай кызы Зөһрә» китаплары чыкты.
Роберт Сәлахиевнең «Мин болай тырыш малай», Фирүзә Җамалетдинованың «Тешле
карандаш» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:
1 урын Зифа Кадыйрованың «Где дорога к счастью?»;
2 урын Борис Вайнерның «Негде яблоку упасть!»;
3 урын Госман Гомәрнең «Шахмиран» китапларына бирелде.
Мөхәммәт Мирзаның «Звёздное поле-Йолдызлы басу», Нурихан Фәттахның «Итиль-река течёт»
китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:
1 урынга Рәдиф Гаташның «Сайланма әсәрләр. 5 томда. 4 нче, 5 нче томнар»;
2 урынга Хатыйп Миңнегуловның «Әдәбиятны өйрәнү юлында»;
3 урынга Саимә Ибраһимованың «Сокланам, шаклар катам!» китаплары чыкты.
Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым», Шаһинур Мостафинның «Батырлык кайтавазы»
китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:
1 урынны Разил Вәлиевнең «Годы тревог и надежд»;
2 урынны Юлай Шамильоглуның «Шигабутдин Марджани»;
3 урынны Фәүзия Бәйрәмованың «Татарская мать Чингиза Айтматова» китаплары алды.
Николай Сорокинның «Свети, мой Млечный путь», Светлана Суслованың «Татарский костюм»
китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз