Логотип Идель
Яңалыклар

"Ел студенты - 2019" җиңүчесе Камол: "Мин сезнең өметегезне аклармын!"

Казанда "Ел студенты - 2019" конкурсы тәмамланды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләделәр.

Казанда "Ел студенты - 2019" конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны "Пирамида"мәдәни-күңел ачу комплексында бүләкләделәр.

ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 18 номинациядә 300 дән артык электрон гариза бирелгән. "Гран-при" номинациясендә КФУ студенты Бобохонов Камолиддин Нуриддин углы җиңүче булды. Ул Казанга Ташкенттан килгән. Бүгенге көндә КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтында укый, институтның профбюро рәисе булып тора. 2019 ел ахырында ул КФУда "Ел студенты" булса, көзен ТР Яшьләр парламенты әгъзасына кандидаты буларак сайланды. Тантана вакытында Камол: "Мин сезнең өметегезне, җаваплылыгызны аклармын", - дип рәхмәт сүзен әйтте.

Сүз уңаеннан, конкурста җиңүчегә 50 мең сум һәм дөньяның теләсә кайсы университетында уку мөмкинлеге бирелә.

Фоточыганак: tatar-inform.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан Казан студент года, победители, церемония ел студенты - 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев