-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Елан очыртырга киттек!
Казанда җәй көннәрендә бәйрәмнәр бетеп тә тормый! 13нче июльдә балалар һәм олылар өчен тагын башкалабызда бер күңелле бәйрәм көтелә. Казанның Кремль яр буенда «Летать легко!» V шәһәр очыргычлар (воздушный змей) фестивале узачак. Шәһәр халкы һәм туристлар һәвәскәр ярышларда, остаханәләрдә катнашып һәмтамаша кылып кәефләрен күтәрә алачак.
Шулай итеп, яр буена килүчеләр өчен егермедән артык бушлай мәйданчык эшләячәк, анда очыргычлар ясау буенча мастер-классларга, кулдан үзләре ясаган очыргычлар, уеннар буенча һәвәскәр чемпионатларга кушылырга, шулай ук бүләкләр отарга мөмкин булачак.
Фестиваль 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, керү бушлай, дип хәбәр ителә оештыручыларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Фото: Пиксбей
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз