Логотип Идель
Яңалыклар

Элек Татарстан көнен ничек бәйрәм иткәннәр (фото)

1995 елда Камал театры каршында рок концерт булган. Кешеләрнең җылы киенүенә караганда, ул елны да бик эссе булмаган

Бүген 30 август Татартсан Республикасы көне бәйрәм ителә. Билгеле булганча, элек бу көнне Татарстан Суверенитеты көнен бәйрәм иткәннәр. Әгәр бәйрәм элеккеге исемен саклап калган булса, быел Суверенитет декларациясе үзене 29 еллыгын билгеләр иде. Хәзер исә бәйрәмне Республика көне яки, гомумән, шәһәр көне дип атаучылар да бар. Шулай да, бөтен Татарстанда бәйрәмгә бәйле чаралар шактый уздырыла. Казанда  төрле яшьтәгеләр өчен бәйрәм чаралары һәм концертлар каралган. 

Бу бәйрәм элек ничек бәйрәм ителгән соң?

1995 елда Камал театры каршында рок концерт булган. Кешеләрнең җылы итеп киенүенә караганда, ул елны да бу вакытта әлләни эссе булмаган.

 

1996 елда Кабан күлендә катерларда йөзеп узганнар. Көймә ярышлары да булган, диләр.

1996 елда Казан үзәгендә кызлар кулчатырлар белән биегән.

 

90нчы еллар, үзәккә зәңгәр вертолетка утырып тылсымчы һәм Чебурашка килә. Мөгаен, туңдырма да таратканнардыр әле.

Совет мультфильмнары персонажлары костюмнары кигән кешеләр суверенитет яшьтәшләренә бүләкләр тарата. 

2001 елда Казанны бик матур итеп бизәгәннәр.

2001 ел. Татарстан Республикасының беренче Президенты бәйрәм котлавы белән чыгыш ясый.

2001 ел. Илһам Шакировның чыгышын карага бик күп халык җыелган.

Әкияти персонажлар Казан үзәгеннән арбага утырып бара.

Фото: kzn.ru, ТР милли музее

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев