-
Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Элвин Грей китә. Мәскәүгә

Элвин Грей моңарчы булган тормышына нәтиҗә ясап, киләчәккә планнар белән уртаклашты. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Вконтакте челтәрендәге сәхифәсендә эстрада йолдызы Радик Юльякшин (Элвин Грей) "Эпилог" дигән башисем белән шәп кенә пост урнаштырган. Анда ул үзенә тиздән (17 майда) 30 яшь тулуы турында хәбәр итә һәм киләчәккә планнары белән уртаклашып, узганнарга йомгак ясый.
"Милли сәхнәдә 14 ел вакыт - аз түгел. Бик күп нәрсә эшләнде. Элвинг Грей лейблы булдырылды, алга таба ул Казанда урнашачак һәм яңа артистларга, милли эстрададагы яңа проектларны тудырачак. Башкорт һәм татар эстрадасы кысаларында планлаштырганнарның барысын да эшләдем. Эшләнгән эшләргә нәтиҗә турында мин бәя бирә алмыйм", дип яза ул.
Радик бу юнәлештәге эшнең дәвам итәчәген искәртә.
Ә инде 2020 елдан ул Мәскәү шәһәренә кайтырга җыена икән. "Анда мин яңа өлкәдә эшләячәкмен. Продюсерлык һәм сольный контент белән шөгыльләнәчәкмен. Юк, мин сәхнәдән китмим. Концертлар булачак, әмма башка төрле һәм башка масштабта. Бу хакта соңрак. Әлегә ике республика башкаласында юбилей концертларында очрашырбыз. 2019 елда Уфа һәм Казандагы ике сольный концерттан башкалары планлаштырылмаган", - дип тәмамлый үз постын Элвин Грей.
Эпилог булмасын, матур гына башлам булсын бу!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз