-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Элвин Грей нигә аты-юлы белән сүгенә

Җырчы Элвин Грей күптән түгел үз Инстаграм сәхифәсенә видео элгән. Әлеге видео шактый зур шау-шу чыгарды. Язмадан аңлашылганча, инста блоггер Булат Бравоның машинасы яна башлаган. Шул вакытта Радик Юльякшин һәм аның командасы янәшә булганнар. Блоггерның машинасын бергәләп сүндергәннәр. Радик Юльякшинның иҗатташы Бабек Мамедрзаев булдыра алганча ярдәм иткәне күренә. Ә Радик шул вакытта әлеге хәлне сүгенә-сүгенә, видеога төшергән. Кайберәүләр фикеренчә бу махсус төшерелгән видео. Чөнки яшьләр машинага балчык тутыру яки су сибү урынына һәр машина багажнигында йөрергә тиешле огнетушительны куллана алырлар иде.
Әлеге вакытта видеоны 150000 ләп кеше караган. Язма астында комментарийлар да шактый җыелган. Комментарийларда кайберәүләр бу хәлдә машина гына зыян күргәнгә куанса, икенчеләр Элвин Грейны ярдәм итешмәүдә һәм сүгенүдә гаепли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз