-
«ТӘРТИП» РАДИОСЫ КУШЫМТАСЫНДА ПОДКАСТЛАР ТЫҢЛАП БУЛА Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте.
-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
Элвин Грейны сәхнәгә исерек килеш чыгуда гаеплиләр
Элвин Грейның Башкортстанның Миякә районында узнган концерты халык арасында зур шау-шу куптарды. Җырчыны сәхнәгә исерек килеш чыгуда гаеплиләр. Тамашачысы Радик чыгышына "адекват түгел" дигән бәя бирә. Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Элвин Грейны концерт карарга җыелган халыкны хөрмәт итмәүдә гаеплиләр. «Мактагач, беренче тапкыр концертына килдем. Ә монда шундый хәл. Минемчә, хөрмәт итмәү. Кешеләр ял итәргә килгән, шушының өчен түләгән», — дип яза кайберләре. Радик катнашындагы бу беренче гауга гына түгел инде. Моңа кадәр Элвин Грейның пистолеттан атуы шау-шу куптаруын яздык. Күптән түгел генә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның тормыш иптәше дә җырчыга карата ризасызлыгын белдергән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз