-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Эмиль Гарипов “Ак Барс” белән контрактны өзгән
Татарстанда танылган хоеккей уенчысы "Ак Барс" командасы белән контрактны өзгән. Эмиль Гарипов бу такымда 9 сезон уйнаган, өченче тапкыр Гагарин кубогын яулауга зур өлеш керткәне өчен капкачыга рәхмәтен дә җиткерә һәм алдагы карьерасында уңышлар тели.
28 яшьлек капкачы белән килешү якларның үзара ризалыгы буенча өзелгән. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
– Хоккейчы буларак мине тәрбияләгән клубыма рәхмәтлемен, – дигән Эмиль. – Кайчан да булса башка команда өчен уйнаячагымны күз алдына да китермәгән булсам да, спортчы тормышы шундый. Яхшы мөнәсәбәт белән китәм, Алла боерса, кайчан да булса кабат “Ак Барс”та эшләячәгемә өметләнәм.
Клубның генераль директоры Рафик Якупов үзебездә тәрбияләнгән хоккейчы белән араны өзүнең җиңел бирелмәвен, әмма бу карарның ике як өчен дә иң яхшы вариант булуын җиткергән.
– Эмильгә уйнарга кирәк, әмма без, кызганыч, аңа андый мөмкинлек бирә алмыйбыз. Командада хәзер оптималь формада булган башка капкачылар бар, – дигән Якупов.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз