Логотип Идель
Яңалыклар

Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин төшкән клип реаль вакыйгаларга нигезләнгән.

Ильяс Халиков яңа клип чыгарган. Матбугат.ру хәбәр итүенчә, клип тормышта булган вакыйгаларга таянып  эшләнелгән. Клипта "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин төшкән.

Ильяс Халиков яңа клип чыгарган. Матбугат.ру хәбәр итүенчә, клип тормышта булган вакыйгаларга таянып  эшләнелгән. Клипта "Ак Барс" хоккей командасы уенчылары Эмиль Гарипов белән Альберт Яруллин төшкән. Cюжет буенча аларның текә машиналарыннан хәйриягә дигән акчаларны урлыйлар. Әмма бу вакыйга көтелмәгәнчә тәмамлана.   "Бу клип аша адәм балаларын аз гына булса да, уйландыра алсак, без бик бәхетле булыр идек", - ди Ильяс Халиков.    "Кечкенә вакыттан Мамадыш районы Уразбахты авылы янында автобуслар туктап чәй, кыстыйбый, өчпочмак сата торган җирдә җиләк сатып, җәй көне мәктәп киеме алырга азрак акча эшли идек, - дип уртаклашты җырчы "Матбугат.ру" белән күптәнге хатирәләрен яңартып. - Чынлыкта хәзер хәтерләмим, берсендә шулай әллә 4, әллә 6 чиләк җиләк сатып алабыз дип алдап, пистолет белән куркытып алып киттеләр. Аны без әти-әнигә дә әйтмәдек. Әмма джип, бик хатәр машинада йөргән кешене күрсәм  бөтенесе дә бандит дип уйлый торган идем. Әлбәттә, бөтен кеше алай түгел билгеле.Әмма 5-6 сыйныф баласы өчен шулай истә калган. Хәзер бу истәлекне кайвакыт искә төшереп кенә алабыз", - ди ул.   Ильяс Халиков клип төшерүдә зур ярдәм күрсәткән өчен рольләрне башкаручы Хәнифә, Исламия  Халиковалар, Алмаз Саляхов, Даниф Гарипов, Булат, Раил Гафаровларга, төп рольне башкарган Наил Закировка, pixelfilms кинокомпаниясенә, шулай ук "Зякәт" хәйрия фондына, "Форсаж"автосервисына, "Sakal" барбершопы һәм "Сәлах"мәчетенә чиксез рәхмәтен белдерә.

matbugat.ru

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев