Эмиль Гарипов өйләнде!
Бүген, изге җомга көнендә "Ак Барс" клубы капкачысы Эмиль Гарипов өйләнде. Хәләл җефете - Җәмилә Җиһаншина, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның оныгы.
Бүген, изге җомга көнендә "Ак Барс" клубы капкачысы Эмиль Гарипов өйләнде. Хәләл җефете - Җәмилә Җиһаншина, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның оныгы.
Бу хакта социаль челтәрләрдә куелган фотосурәтләрдән белергә була.
Яшьләрнең туйны җомга көненә куюлары очраклы түгелдер. Татар егете, танылган көрәшче Рамил Гариповның улы Эмильнең иманда икәнен дә, әлеге күптән түгел генә дусты, шулай ук хоккейчы Альберт Яруллин белән ифтарлар оештыруын да, кече хаҗда булып кайтуларын да беләбез.
Яшьләрне никах-туйлары белән котлауларга без дә кушылабыз! Шулай ук иртәгә татар дөньясында Сабан туйлары башлануын истә тотып, Разил Вәлиевның "Сабантуй" шигырен тәкъдим итәбез:
«Идел» журналы 16+
Теги: көрәш спорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев