-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Эшче яшьләр өчен мөһим яңалык

Татарстанда эшче яшьләр арасында уза торган IV “Наша время – Безнең заман” фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.
Бүген бу хакта бәйгене гамәлгә куючылар – ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре, проектның идея авторы һәм оештыручысы “Созвездие-Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Туманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистларга сөйләде.
Бәйгедә оешма һәм предприятиедә эшләүче 18-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Алар үзләре генә дә, төркем белән дә “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Минута славы” кебек номинацияләрдә чыгыш ясарга мөмкин. Фестваль 16 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Катнашучыларны финалга зоналар буенча сайлап алачаклар. Төп финал 13-14 ноябрьдә Казанда үтә. Барлык этапларда да Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы укытучылары мастер-класслар оештырачак. Фестиваль телевизион булып санала. Гала-концертлар яздырылып “Яңа Гасыр” телеканалыннан күрсәтелә.
Җиңүчеләр һәм лауреатларга диплом, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылачак. Фестивальнең Гран-при иясен диплом, ТР Президентының күчмә кубогы һәм 250 мең сум күләмендә премия көтә. Гала-концертны 16 ноябрь көнне “Пирамида” сәхнәсендә күреп булачак. Мәгълүм булганча, әлеге фестивальдә Гран-прины өч ел рәттән Рифкать Миңнеханов җитәкчелегендәге ГБУ “Безопасность дорожного движения” егет-кызлары алып барды. Чараның положениесы буенча алар быел төп бүләккә дәгъвә итә алмый. Журналистлар белән очрашуда Рифкать Миңнеханов: “Гран-прины быел безгә бирмиләр. Башкалар да курыкмыйча катнашсыз”, – дип шаяртты да әле. Шуңа да эшче яшьләрне фестивальдә катнашып, үз осталыкларын күрсәтергә, яңа дуслар табарга, ачышлар ясарга өндибез. Дмитрий Туманов әйтүенчә, моның өчен аларга өстәмә хезмәт хакы да түләнә әле. Шулай ук юл, ашау-эчү, яшәү чыгымнары да каплана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз