Европаның иң зур объектында сезон кайчан ачыла?
Казанның «Урам» экстрим-паркында яңа сезон апрель аенда ачылачак
Казанның «Урам» экстрим-паркы — Европада шундый форматтагы иң зур объект.
Яңа сезон 18 апрельдә ачылачак. Хәзер анда кар чистарталар һәм җиһазларның сакланышын тикшерәләр.
«Без 18 апрельдә сезонны башлап җибәрергә планлаштырабыз. Хәзер анда кар чистарту бара, фигураларның төзеклеген карыйбыз, аларны төзәтәбез. Моңа, ким дигәндә, бер атна вакыт китә», - диде парк җитәкчесе Мария Крюкова.
Ул Миллениум күпере астына керү юлында урнашкан. Аның мәйданы 1,9 гектар тәшкил итә.
Парк территориясендә скейтбордларда, роликларда, самокатларда, велосипедларда шуу һәм стритболда уйнау өчен берничә махсус зона, шулай ук паркур һәм воркаут өчен мәйданчыклар бар, дип хәбәр итә "Татар-информ".
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев