Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ЕВРОПАДА САБАНТУЙ ҮТКӘРҮДӘН БАШ ТАРТКАННАР

    15 июльдә, ZOOM платформасында «Европа татарлары альянсы» утырышы узды. Утырышны “Ауропа татарлары альянсы”ның рәисе вазыйфаларын башкаручы Бари Дианов үткәрде. Утырышта Литваның Клайпеда шәһәрендә “Европа Сабантуе”н үткәрү мәсьәләсе каралды.

    Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТК Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләр татарлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Ленара Кутеева катнашты. Ул җыелышта катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

    Реклама

    Утырыш нәтиҗәләре буенча, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять сәбәпле, 2021нче елда “Европа Сабантуе”н үткәрмәү турында карар кабул ителде.

    Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы