Фатир бәяләре: Казанда гына түгел, Россиянең 70 шәһәрендә арта
Казанда 2021 елның беренче яртыеллыгында 1 кв. м ның уртача бәясе яңа төзелгән йортларда 13,1% ка - 112 мең сумга кадәр арткан.
Казанда 2021 елның беренче яртыеллыгында 1 кв. м ның уртача бәясе яңа төзелгән йортларда 13,1% ка - 112 мең сумга кадәр арткан. Беренчел базарда фатирлар уртача 6,4% ка - 6,1 млн сумга кадәр кыйммәтләнгән, дип исәпләп чыгарган "Мир квартир" порталы аналитиклары.
Экспертлар яңа төзелгән йортлар базарында бәяләрнең моңарчы күрелмәгән үсешен билгеләп үтә: фатирлар 300 меңнән артык халкы булган барлык 70 шәһәрдә дә кыйммәтләнгән. Ел башыннан "квадрат”ның уртача бәясе 12,6% ка 79,6 мең сумга кадәр арткан. Бер ел эчендә, 2020 елның июненнән, уртача бәя 27% ка диярлек үсеш кичергән.
Бәяләр үсеше буенча лидерлар Сочи (38%, 1 кв. м өчен 204 мең сумга кадәр), Калининград (20%), Омск (19%) һәм Симферополь (18,6%). Мәскәүдә 6 ай эчендә "квадрат" 11,8% ка кыйммәтләнгән, Мәскәү өлкәсендә - 16% ка, Санкт-Петербургта - 13% ка.
Яңа төзелешгән йортларда фатирның уртача бәясе 2021 елның беренче яртыеллыгында 11,7% ка 4,4 млн сумга кадәр арткан, бер елда - 24,5% ка.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев