Логотип Идель
Яңалыклар

Федераль Сабан туеның төп призы Лениз Абдуллинга эләкте!

Новосибирскидагы Федераль Сабан туенда баш батыр калган Раил Нургалиев төп приз - "Фольксваген Поло" автомобилен жирәбәгә уйнату белән ризасызлыгын белдерде. 

Новосибирскидагы Федераль Сабан туенда баш батыр калган Раил Нургалиев төп приз - "Фольксваген Поло" автомобилен жирәбәгә уйнату белән ризасызлыгын белдерде. 

Раил Нургалиев, көндәшләрен җиңеп, абсолют батыр калды. Төп приз - "Фольксваген Поло" автомбилен үз үлчәүләрендә батыр калган көрәшчеләр арасында жирәбәдә уйнаттылар. Төп призны 120 кг үлчәүдә көрәшкән Казан егете Лениз Абдуллин отты. 

"Ошап бетми инде, болай булырга тиеш түгел. Әйтәләр: 60 кг лы көрәшче авыр үлчәүдәге белән көрәшә алмый, диләр. Нишләтәсең инде? Менә минем президент буласым килә. Буламмы соң президент? Булмый бит. Сайланган кеше генә президент, сайланган батыр гына батыр була. Машинаны аннан алу дөрес түгел", - диде ул.

Раил Нургалиев шул ук вакытта жирәбәнең нәтиҗәсеннән канәгать булуын әйтте. "Әйбәт булды Татарстан егетенең отуы. Шунысы шатландыра".

Раил Нургалиев фикеренчә, ул төп призны жирәбәгә уйнатуга һәрвакыт каршы булачагын әйтте. "Яки ике машина куйсыннар, 80 гә кадәр берсен, яки берне дә куймасыннар. Тәкә генә куйсыннар, әмма тәкәгә беркем дә көрәшеп йөрмәячәк. Чөнки башка спорт төрләренә акча тыгалар, ә көрәшкә тыкмыйлар", - диде ул.

Баш батырга тәгаенләнгән призны төрле үлчәүдәге батырлар арасында жирәбәгә уйнату традициясе былтыр Чувашиядә узган федераль Сабан туенда башланды. "Ә нигә элекке бабайлар шулай билгеләмәгән соң? Мин моңа һәрвакыт каршы", - диде Раил Нургалиев.

Алсу Исмәгыйлева, Татар-информ

Фото: социаль челтәрләр

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш батыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев