-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Федераль Сабантуе батырларына - велобайк һәм автомобиль!

Федераль Сабантуйга көрәшчеләрдән гаризалар 8 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Үз авырлыгында җиңүчеләр автомобиль уйнатуда катнаша алачак.
9 июньдә Новосибирск каласында XIX Федераль Сабантуй узачак. "Идел" журналы хәбәрчесе кулына Сабантуйның бизәге - татарча көрәш ярышларының нигзеләмәсе килеп эләкте. Нигезләмәгә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев һәм Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Минннәхмәтов кул куйган.
Көрәш ярышлары 2002-2004 елларда туган яшьләр арасында һәм өлкәннәр арасында уздырыла. Үлчәү авырлыкларына килгәндә, яшь батырлар 45, 55, 65, 75, 85 һәм 110 кг.га кадәр авырлыкларда бил алышачак. Өлкәннәр исә 60, 70, 80, 90, 100 һәм 120 кг.га кадәр үлчәүләрдә көрәшәчәк. Бәйге Россиянең көрәш кагыйдәләре нигезендә бер җиңелүгә кадәр уздырыла. Үз авырлыкларында 1, 2, 3 урыннарны яулаган көрәшчеләр кубок, медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Абсолют батыр исеме өчен дә көрәш булачак. Олылар арасындагы батыр кыйммәтле бүләк белән бүләкләнә диелсә, яшьләр арасындагы батыр велобайкка ия булачак.
Инде бәйгенең төп призы - автомобиль мәсьәләсендә килгәндә, анысы үз авырлыкларында беренче урыннарны яулаган көрәшчеләр арасында уйнатылачак. Машина уйнатуны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле уздыра.
Инде Новосибирскка юл тоткан беренче көрәшчеләр дә билгеле. Булат Әхмәдиев үз инстаграмында шунда юл тоту мизгелләре белән уртаклашты. Фотода көрәшчеләрдән Булатның үзен, Илнар Галиевны, Лениз Абдуллинны, Рөстәм Сибгатуллинны күрә алабыз. Муса Галләмовның да Новосибирскига җыенганын беләм. Башкортстаннан барырлармы - әлегә белмибез. Һәрхәлдә, "Идел" хәбәрчесе Артур Зөлкәрнәев белән сөйләшкән вакытта, көрәшче бернинди чакыру да, положение дә күрмәве турында әйткән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз