Логотип Идель
Яңалыклар

Федераль Сабантуйда көрәшү тәртибе ничегрәк булачак?

Ике атнадан Новосибирск каласында федераль Сабантуй узачак. Көрәшчеләргә чакыру кәгазе җибәрелгән, әмма әлегә нигезләмәсе (положение) күренми әле.

Ике атнадан Новосибирск каласында федераль Сабантуй узачак. Көрәшчеләргә чакыру кәгазе җибәрелгән, әмма әлегә нигезләмәсе (положение) күренми әле.

Новосибирск ерак төбәк, шуңа федераль Сабантуйда танылган Татарстан көрәшчеләре күп булыр дип уйламыйбыз. Бәлки анда баручы көрәшчеләрне дә я Россиянең көрәш федерациясе, я Бөтендөнья татар конгрессы алып барадыр.

Төбәкләргә җибәрелгән чакыру документында Сабантуйның 9 июньдә булачагы язылган. Көрәш 2002-2004 елларда туган яшьләр арасында һәм өлкәннәр арасында уздырыла. Үлчәү авырлыкларына килгәндә, яшь батырлар 45, 55, 65, 75, 85 һәм 110 кг.га кадәр авырлыкларда бил алышачак. Өлкәннәр исә 60, 70, 80, 90, 100 һәм 120 кг.га кадәр үлчәүләрдә көрәшәчәк. Күргәнебезчә, "вес"лар саны чикләнгән.

Монысы булды чакыру. Әйткәнебезчә, барлык нечкәлекләр язылырга тиеш булачак нигезләмә әлегә юк. "Идел" хәбәрчесе Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевтан бу хакта сорагач, шушы бер-ике көннән барысы да билгеле булачак дигән җавап алынды. Үзе дә көрәшкә битараф булмаган (моны аңлау өчен Чаллыда узган Муса Җәлил турнирларын яки Чаллы Сабан туйларын искә төшерү җитәдер) Васил Гаязович Сабантуйда көрәш ярышларына теләгән барлык көрәшчеләр кертеләчәк дип ышандырды. Әлбәттә, соңгы елларда Сабантуй батырына биреләсе төп приз - автомобиль тирәсендә чыккан бәхәсләрне истә тотып, бу хакта да сораштым. "Үз авырлыкларын җиңүчеләр абсолют батыр исеме өчен көрәшәчәк. Автомобильне исә җирәбә юлы аша ачыкларга - мин шул фикердә. Яшьләр арасында җиңү яулаучыларга төп бүләк - велосипед. Әйткәнемчә, төгәл мәгълүмат булачак, әлегә фикер алышу бара", - диде ул.

Шунысын да искәртик, федераль Сабантуй өчен Татарстан ягыннан җаваплы төбәк - Түбән Кама. Димәк, Марат Мөхәммәтҗанов Новосибирскида көрәшмәячәк. Аннан килеп, 8-9 июнь ул Татарстанның авыл һәм районнарында Сабантуй узу көне дә...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш Сабантуй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев