Логотип Идель
Яңалыклар

Федераль Сабантуйда иң көчле көрәшчеләр катнашырга тиеш

Милли Шура рәисе фикеренчә, Федераль сабан туенда Россия чемпионаты уздыру мантыйкый яктан дөрес. “Былтыргы федераль сабан туенда көрәш ярышында чыккан шау-шу да мондый тәкъдимгә сәбәпче булды дияргә була”, - дип аңлатты ул.

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев быел федераль сабан туенда көрәш буенча ачык Россия чемпионаты уздырырга тәкъдим итә. “Быел көчле көрәшчеләр читтә калмаска тиеш”, - дигән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Милли Шура рәисе фикеренчә, Федераль сабан туенда Россия чемпионаты уздыру мантыйкый яктан дөрес. “Былтыргы федераль сабан туенда көрәш ярышында чыккан шау-шу да мондый тәкъдимгә сәбәпче булды дияргә була”, - дип аңлаткан ул.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, Федераль Сабан туенда чемпионат ачык булырга тиеш: теләгән көрәшчеләр катнаша алсын, көчле көрәшчеләр читтә калмасын. Анда Россиянең иң көчле көрәшчеләре килергә тиеш, бу шуңа күрә Федераль Сабан туй һәм андагы көрәш ярышының дәрәҗәсе дә бер булырга тиеш. Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Монголиядән килгән көрәшчеләрне дә катнаштырырга кирәк”, - дигән Шәйхразиев. Аныңча, спортның төп законы - көчле җиңәргә тиеш.

Федераль Сабантуй быел Новосибирск шәһәрендә 8-9 июнь көннәрендә узачак. Анда Татарстанның иң көчле көрәшчеләре барырмы - әлегә билгесез. Чөнки нәкъ шул ук көннәрдә Татарстанда да Сабан туйлары узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев