-
Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасы ачылды Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.
-
Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә 1 июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә кыйммәтләнәчәк. Республика халкы яңа тарифлар белән түләү документын август аенда алачак.
-
Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак Ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта өстәмә ял көне бирелми
-
Кыйммәтле җәйге ял: Төркиягә турлар бәясе 50 процентка арткан Төркия - җәйге юнәлешләр арасында лидер, аңа сатуларның 53% тирәсе туры килә, икенче урында — ил курортлары (сатуның 23% ы), аннары Мисыр (9% ы), Абхазия (8% ы) һәм Гарәп Әмирлекләре (4% ы).
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Фестиваль-конкурс - "Без үзгә, әмма без бергә"
"Татарстан — яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Без үзгә, әмма без бергә" ("Мы разные, но мы вместе") дип исемләнгән фестиваль-конкурс уздырылачак.
Фестиваль ТАССР барлыкка килү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнүгә, саклап калуга һәм танытуга ярдәм итү максатыннан уздырыла. "Татарстан Республикасы студентлар хорлары алдында төрле халыклар әсәрләрен башкару, республикабызда студентлар хор коллективларын активлаштыру, ТАССРның 100 еллыгына багышланган яңа концерт программалары булдыру күздә тотыла"- ди бу хакта Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин.
Аның сүзләренчә, программада төп таләп — хор коллективының сайлавы буенча ике төрле жанрлы әсәр башкару. "Жюри аларның сәнгатьлелеген, бирелгән тематикага туры килүен бәялиячәк. Мәҗбүри әсәр: „Туган ягым — Татарстан“ җырын башкару (Александр Ключарев музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләре)".
Микрофоннар һәм фонограммалардан файдалану рөхсәт ителми. Беренче сайлап алу туры февраль–мартта, икенче тур март–апрельдә һәм өченче тур гала-концерт форматында майда узачак
"Бәйге ТР студентлары арасында хор мәдәниятен пропагандалау юлы белән ТАССР төзелү тарихын һәм Татарстанның җыр мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру максатында уздырыла", - ди Ирнис Рәхимуллин.
Гаризалар 14 февральгә кадәр кабул ителә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз