Озакка сузылган яллардан соң тиз генә эшкә кереп китү авыр. Баксаң, киләсе озын ялларга да күп калмаган икән. Февральдә русиялеләр 3 көн буе ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килгәнгә, ял көне 24 февральгә (дүшәмбегә) күчерелә. Нәтиҗәдә, 22-24 февраль (шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе) ял көннәре булачак, бу хакта Роструд хәбәр итә.
Халыкара Хатын-кызлар көне шулай ук якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә мартта да Русия халкы 3 көн 7,8,9 март ял итәчәк. Киләсе озын яллар 1-5 май һәм 9-11 май көнне булачак.
Нет комментариев