Яңалык/Эксклюзив
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
Филүс Каһировның хыялы чынга ашкан
Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның иң зур хыялларының берсе — Миландагы «Ла Скала» опера театрын күрү тормышка ашкан. Ул бу хакта үзенең инстаграмында хәбәр итә. Филүс Каһиров инстаграмда үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып, видео урнаштырган. «Иң зур хыялларымның берсе чынга ашты. Монда күп кенә шәхесләр үзләренең беренче чыгышларын ясаганнар, дулкынлану хисләрен кичергәннәр. Шушы театрда бер мәртәбә генә булса да җырларга насыйп булсын, дигән теләктә калам», — ди ул. Җырчының тормыш иптәше Элмира Каһирова да бу вакыйгадан алган тәэсирләр белән бүлеште. Аның сүзләренчә, Милан бары тик уңай тәэсирләр генә калдырган, һәм аларның сәяхәте уңышлы узган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз