Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1890
      0
      6

    АКЧАЛАРЫҢ ШӘРИГАТЬЧӘ ТОТАРГА ӨЙРӘНӘСЕҢ КИЛӘМЕ?

    Казан яшьләре арасында зур популярлык казанган ачык Лекторий янә эшли башлады. Беренче очрашу “Ислам һәм финанслар. Теория һәм практика” темасына багышлана. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

    Инвестицияләр һәм күчемсез милек, ислам финанслары өлкәсендәге сорауларга җавапларны тәҗрибәле белгечләр – спикерлар бирәчәк. Алар мөселманнарга үз милекләрен һәм акчаларын шәригать кушканча инвестицияләргә, финанслардан дөрес файдаланырга ярдәм итәчәк, ди проект авторлары.

      Лекторларның берсе - Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгече, “Даруль ифта” call-үзәге хезмәткәре, РИИ мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Әбүяхъя “Финанслар өлкәсендә шәригать нормалары. Төп нигезләр” темасына лекция сөйләячәк. Ул үз чыгышында ислам банкингы һәм ислам финанс инструментларының эшләү тәртипләре, иминиятләштерүгә булган таләпләр, ислам динендә процентка акча алу һәм бирүнең тыелган гамәл булуы (риба) хакында таныштырып үтәчәк.

    Реклама

      Лекторийның икенче өлеше гамәли аспектлардан торачак – сүз ислам ипотекасы турында барачак. Чакырылган кунаклар Татарстанда күчемсез милек, фатир, бүлмә, йорт, җир һ.б. алу сатып алу өчен Шәригать нормалары тәртибе буенча өлешләп түләү (рассрочка) мөмкинлекләре хакында сөйлиячәк. Яңа ислам-финанс хезмәтләренең тәртипләрен “Ак барс” банкы вәкиле Руслан Хәлиуллин, “Унистрой” оешмасы хезмәткәре, “Шәригать буенча процентсыз рассрочка” проекты координаторы Рамил Батыршин аңлатачак.

      “Лекторий” очрашуына теләгән һәркем килә ала, әмма пандемия шартларында куркынычсызлык чараларын үтәү максатыннан чыгып, урыннар саны чикле – 50 кеше. Очрашуда катнашу өчен Инстаграмдагы @muslimmol аккаунтына директка язарга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

      Исегезгә төшерәбез, очрашу Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38нче йорт, 3нче кат, конференц-залда 19:00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу