Логотип Идель
Яңалыклар

Finiko оешмасына нигез салучы Кирилл Доронин тоткарланган

Июль уртасында Finiko оешмасына акча кертүчеләр шәхси кабинетларыннан үз акчаларын ала алмавы турында мәгълүмат чыкты.

Казанда Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе — Кирилл Доронинны тоткарладылар.

Билгеле булганча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе оперативниклары аны бүген берничә сәгать элек тоткарлаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Кирилл Доронинны министрлыкның Губкин урамындагы Баш тикшерү идарәсенә сорау алуга чакыртканнар һәм шул вакытта тоткарлаганнар.

Узган елның декабрь аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсендә «Финанс пирамидасы оештыру» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Компания офисларында тентү үткәрелгән.

Июль уртасында Finiko оешмасына акча кертүчеләр шәхси кабинетларыннан үз акчаларын ала алмавы турында мәгълүмат чыкты. Кулланучылар аккаунтларына керә алмаган. Бер атнадан хокук саклау органнарына акча кертүчеләрдән беренче гаризалар тапшырыла башлады.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев