-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Фирдүс кемгә үпкәле: "Каршымда елмаеп, артта пычак кадап йөрүче кебек..."
"Татар җыры-2019" алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә журналистларның “Быелгы "Татар җыры"нда Фирдүс Тямаев нигә катнашмый?” дигән соравына Фирдүс өчен Хәмдүнә Тимергалиева җавап биргән. "Аны чакырганнар. Ни өчен ул бу көнне үз концертын куйган? Безнең артистлар бераз үсеп, популярлашып китсә, югары менәләр, кеше танымас хәлгә җитәләр. Бер көн "окно" ясасын, ул көн алдан билгеле иде бит. Бервакыт Фән Вәлиәхмәтовка әйткән идем: "Безнең артистлар бераз үссәләр, бигрәк зур булып китәләр", дип. Ул минем бу сүземә: "Буш башак өскә карап тора инде ул", – дип җавап биргән диде. Алай ярамый, җиргә төшсеннәр. Без гомер буе халык белән бергә булдык", – дигән апабыз.
Фирдүснең үзе өчен шулай җавап биргән Хәмдүнә Тимергалиевага хәтере калган. Командасы белән әлеге пресс-конференциягә пародия ясаган. Фестивальдә катнашмавының сәбәбенә кагылышлы "Әйе, мин чыннан да үстем, йолдызландым. Миңа ул хәзер кызык түгел, мин акча эшлим" дигән имеш.
"Өлкән буын җырчысы, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның быелгы "Татар җыры"нда ни сәбәпле катнашмавымны төгәл белмичә, минем дә фикерне ишетмичә, шундый нәтиҗә ясап, журналистлар алдында сөйләве бер дә кешечә, зирәк фикерле, хөрмәтле артист сүзе буларак яңгырамый. Каршымда елмаеп, артта пычак кадап йөрүче кебек булган бу... Үзегезнең яратып әйтә торган сүзегез бар: "Чәйнәделәр, чәйнәделәр, йота алмадылар әле!" 21 декабрь бүгенге көндә дә буш "окно" тора! Мин лучше халык өчен концерт куям!" - дип язган инстаграмына да.
Чыганак: omet-rb
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз