-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Фирдүс Тямаев: “Дөньясында ир-ат калмады”
Кыланмыйм, мактанмыйм. Ничек бар, шулай – үземне гади тотам. Барысын да кочаклыйм, үбәм. Теләкләр телим. Концерттан соң киңәш сорап килүче тамашачылар да бар: “Менә мин аерылдым, нишләргә? – дип.
– Ирем эчте, эшләмәде. Баланы хәзер күрсәтмим аңа”. Бу дөрес әйбер түгел, баланы күрсәтергә кирәк. Бала үскәч: “Нигә миңа әтине күрсәтмәдең?” – дип сиңа үпкәләргә мөмкин. Ир эшләми икән, аның аркасында гына аерылу да дөрес түгел. “Киресенчә, саклап калырга тырыш гаиләне, шунда син булырсың көчле хатын-кыз”, – дим. Без үскәндә әтинең төрле вакыты булды, кызып, салып кайткан чагы да бар иде. Әни шунда гаиләне саклап калды, түзде.
– Улыңа: “Урамда малайлар белән сугышып үс”, – дигәнсең, ул бандит булып үсмәсме?
– Нигә, без бандит булмадык бит?
– Син сугышып үстеңме?
– Бәтәч! Авыл малае сугышырга тиеш. Дөньясында ир-ат калмады алайса.
– Хатының Резидә сине тыңлыймы?
– Әйткән сүзне тыңлый, көнләми. Менә быел аның концертын филармониядә оештырасы иде. Барып чыгармы, юкмы... Резидәнең җырлаганын үзем яратам. Моңы бар – иң мөһиме шул.
* * *
matbugat.ru
"Акчарлак" гәзитендәге интервьюдан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз