-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Татарстанлылар автокредитка "бата" Татарстан узган айда рәсмиләштерелгән автокредитлар саны ягыннан иң күп кредит алган 30 төбәк арасында 4 нче урынга чыккан.
-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Фирдүс Тямаев зур проблема белән мөрәҗәгать иткән: "Ул наркоманиядән дә начаррак"
Җырчы Фирдүс Тямаев инстаграм битендә бер видео белән уртаклашты. Видеода ул бүгенге көндә бик зур тизлек белән үсеш алган азартлы уеннар темасын күтәрә.
«Күптән бу видеоны яздырасым килгән иде. Бер проблема белән чыгам. Ул проблема бөтен дөньяны басып алды. Бүген көндә яшьләр, өлкәннәр дә – 80 процент шушы проблема белән йөри. Ул игромания дип атала. Бүген иртән хәбәр килде, бер дустым үз-үзенә кул салган. Моңа кадәр ике дустым үз-үзенә кул салган иде. Әти-әниләр! Бүгеннән үк балаларыгызны тикшерегез, аларга артык ышанмагыз. Телефон ярдәмендә ставка куялар. Банк карточкасы аша кереп китәләр дә, шуның аркылы уйныйлар.
Ул наркоманиядән дә начаррак. Сизсәгез, балаларыгызга кычкырмагыз, сукмагыз, кул күтәрмәгез, бары тик җайлап, психологка алып барыгыз, мәчетләргә алып барыгыз. Ирләре уйнаган хатыннар, аерылышырга ашыкмагыз, чөнки ул уен кешене психик яктан зомбилаштыра. Якын кешегезгә бурычка акча бирмәгез...»
Азартлы уеннар уйнауга диннең карашы дә мәгълүм. Бу хәмер эчү кебек үк зур гөнаһ санала. Моның турында Коръәннең "Әл-Бәкара" сүрәсендә дә язылган.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз