Логотип Идель
Яңалыклар

Фирдүс Тямаев Казанда чыршы ачылышында катнашачак

Бүген, 26 декабрьдә, «Казан» Гаилә үзәге янында Казанның төп чыршысы ачылачак.

Бүген, 26 декабрьдә, «Казан» Гаилә үзәге янында Казанның төп чыршысы ачылачак.

Чаралар 16.00 сәгатьтә башлана. kzn.ru хәбәр итүенчә, концерт программасында танылган татар эстрада җырчысы Фирдүс Тямаев та булачак.

Бу көнне Сибгат Хәким урамы буенча транспорт хәрәкәте 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләнә.

Күңел ачу программасы бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев