Логотип Идель
Яңалыклар

Фирдәвес абыйны онытмыйлар. Афәрин!

Көрәшне тагын да үстерү максатыннан Азнакай районында зур чаралар уздырылып тора. Әнә шундый зур бәйгенең чираттагысы 4 майда “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында үтте.

Көрәшне тагын да үстерү максатыннан Азнакай районында зур чаралар уздырылып тора. Әнә шундый зур бәйгенең чираттагысы 4 майда “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында үтте. Биредә хөкемдар Фирдәвес Гәрәев истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш буенча Республика турниры оештырылды.

Күренекле көрәшче истәлегенә уздырылган Республика турнирында катнашучыларның саны күп булуы аеруча куанычлы. Анда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан, Оренбург өлкәсеннән 130 яшүсмер бил алышты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов кунакларны район җирлегендә сәламләп:

– Районыбызда күренекле шәхесләр, спорт осталары бихисап. Алар истәлегенә багышлап ярышлар даими үткәрелә. Мондый бәйгеләр яшьләрне тәрбияләүдә, чыныктыруда зур роль уйный. Районда милли көрәш елдан-ел үсеш ала, ярышлар спортчыларны рухи һәм физик яктан тагын да ныгыта. Көрәшче яшьләребезгә ныклы рух, җиңүләр телим, – диде.

Фирдәвес Тәлгать улының тормыш иптәше – Зинфира Гәрәева һәм әтисенең эшен дәвам итүче, милли көрәш буенча спорт мастеры Руслан Гәрәев ярышны оештырырга ярдәм итүчеләргә, тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Турнирның баш хөкемдары – районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов спортчыларны ярыш барышы белән таныштырганнан соң, ике келәмдә көрәш башланып китте. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, ярыш барышында егетләрнең барысы да осталыкларын югары дәрәҗәдә күрсәтте.

Алар арасында бердән-бер кыз – Әлмәттән Анжела Закирова да бар иде, дип яза aznakaevo-rt.ru

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев