Логотип Идель
Яңалыклар

Фәнис Яруллинның тормыш иптәше язучы турында сөйләячәк

25 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздыра.

25 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында (Казан шәһәре, Бауман, 19 йорт), Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Танылган шагыйрь, язучы-прозаик, драматург Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Өч елдан артык «Татнефть» берләшмәсендә монтёр булып эшләгәч, хәрби хезмәткә чакырылган. Укчы радистлар мәктәбендә укыган һәм шунда фаҗигагә юлыккан. Гомер буе урында хәрәкәтсез ятса да, ул төшенкелеккә бирелми, күңелендәге уй-фикерләрен шигъри юлларга, чәчмә һәм драма әсәрләренә сала. Фәнис Яруллинның илһамчысы, язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүче, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе, аның хәләл җефете Нурсөя ханым һәрчак сөекле иренә ныклы терәк булып яши. Аларның мәхәббәте, авыр сынауларга бирешмичә, күпләргә үрнәк булып озак еллар дәвам итә. 

Фәнис Яруллин үзенең киңкырлы иҗаты өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, «Татарстанның халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аның әсәрләре хәзерге көндә дә китап сөючеләр тарафыннан яратып укыла, алар буенча диплом һәм курс эшләре, фәнни хезмәтләр языла. 

Нурсөя ханым – иренең иҗат белән янып яшәвенә, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән шәхес. Фәнис Яруллинны рухландырып, көч биреп торган кеше ул. Нурсөя Яруллинаның үзенә дә дәүләт бүләге – Татарстанның «Фидакяр хезмәт өчен» медале – бирелде.

20 октябрьдә Нурсөя Яруллинага 80 яшь тулды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрә торган бу кичә – юбилярны котлау һәм хөрмәтләү бәйрәме.

«Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әлеге әдәби-музыкаль кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарны якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, Баулы төбәгеннән килгән якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар һәм музыкантлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев