-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Фәнзилә Җәүһәрова эштән китә

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова “Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасыннан китә. Бу мәгълүматны галимә үзе раслады.
“Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен җыю, туплау, саклау һәм үстерү, шулай ук, татар халкының традицияләрен өйрәнү, аларны популярлаштыруга бәйле эш юнәлешләренең киләчәген, эш перспективалары күрмәдем. Шунлыктан Министрлык белән ике арадагы контрактны озайтмаска булдым”, - диде ул.
Министрлык әлеге мәгълүматны раслады, әмма алга таба да Җәүһәрова белән эшләргә теләге барлагын әйтте. Министрлык Үзәкнең эш юнәлешен фәнни-методик эшчәнлекне көчәйтүдә күрә. "Ул эштән китү турында карар биргән очракта, министрлык аны татар фольклоры буенча эксперт буларак җәлеп итергә тели”, - диде массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова.
Фәнзилә Җәүһәрова хәзерге вакытта ялда. Министрлыкның ведомство учреждениеләре җитәкчеләре хезмәт килешүләре нигезендә эш алып бара. Җәүһәрова белән хезмәт килешүенең вакыты 20 мартта бетә. "Хәзерге вакытта Фәнзилә Җәүһәровадан эшне дәвам итү буенча гариза кермәде”, - диде ул.
- Фәнзилә Җәүһәрова 1997 елдан Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгендә эшләде, 2002–2011 елларда үзәкне җитәкләде. 2011 елда Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге белән Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәге берләштерелде.
- Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни-методик эшчәнлек алып бара, шулай ук, “Түгәрәк уен”, “Идел-йорт”, “Уйнагыз, гармуннар” һ.б. популяр фестивальләрне оештыручы булып тора.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз