-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Фото өчен Камал театрына ВИП-абонемент
Камал театры тамашачылары өчен бәйге игълан итте. Катнашу өчен яраткан спектакльләрегез геройлары булып киенеп селфи төшәргә кирәк. Иң оригиналь костюм авторына Камал театры kamalteatr.ru сайтында күрсәтелүче онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент бүләк итәчәкләр.
Бәйгедә катнашу өчен:
Камал театры спектакльләреннән яраткан геройларыгыз булып киенергә һәм фотога төшергә. Персонажлар репертуардагы спектакльләрдән дә ("Зәңгәр шәл", "Мәхәббәт ФМ" һ.б) шулай ук, архивтагы спектакльләрдән дә («Әлдермештән Әлмәндәр", "Кара чикмән" һ.б.) булырга мөмкин;
Фотоны #камалкосплей #камалонлайн хэштэглары белән Инстаграм аккаунтыгызга, яки ВКонтакте сәхифәгезгә урнаштырырга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
Фотода театрны @kamalteatr билгеләргә һәм безнең аккаунтка язылган булырга;
Әлеге язма астында 3 дустыгызны билгеләргә.
Бу яңалыкны ВКонтакте битегезгә урнаштырырга яки Инстаграм сторисында булешергә.
Бәйгене үткәрү этаплары:
2-10 май – фотолар элү, гаризалар кабул итү;
10 май – жюри әгъзалары белән иң яхшы 10 образны сайлап алу;
11-15 май – Камал театрының ВКонтакте төркемендә спектакльләр геройларын иң төгәл һәм үзенчәлекле гәүдәләндергән катнашучыларыбыз өчен тавыш бирү;
16 май – җиңүчене игълан итү.
Бәйгенең төп бүләге - Камал театры kamalteatr.ru сайтында май аенда күрсәтеләчәк барлык онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент.
Барыгызга да уңышлар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз