Логотип Идель
Яңалыклар

FrendeX ФИНАНС ПИРАМИДАСЫНА ДА КӨН БЕТТЕ

Россиядә Frendex Europe OU (FrendeX) оешмасы үз эшен туктатты, анда РФ Үзәк банкы "финанс пирамидасы" билгеләрен тапкан.

Россиядә Frendex Europe OU (FrendeX) оешмасы үз эшен туктатты, анда РФ Үзәк банкы "финанс пирамидасы" билгеләрен тапкан. Бу хакта FrendeX оештыручылары үзләре хәбәр итә.

"Без сезнең илдә эшне дәвам итә алмыйбыз", - диелә хәбәрдә. FrendeX хуҗалары кертемчеләрне акчаларны кире кайтару процессын оештыру өчен үз биткоин-янчыгын күрсәтүне сорыйлар. Билгеләп үтелгәнчә, капланырга тиешле сумманы 15 октябрьгә кадәр ачыклаячаклар, шуннан соң кайтару тигез түләүләр белән башкарылачак.

FrendeX офисы, Эстониядән тыш, Казанда Хөсәен Ямашев проспектында урнашкан.

Элегрәк "БИЗНЕС Online" язганча, кертемчеләр тагын ике пирамидага гаризалар китерә - Finiko га кадәр ишелгән Antares ка һәм бу атнада акча түләүдән туктаган FrendeX ка. Алар буенча җинаять эшләре әлегә кузгатылмаган.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның декабрендә Finiko ның ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата финанс пирамидасын оештыру буенча җинаять эше кузгатылды. Июльдә вкладчылар үз акчаларын шәхси кабинеттан чыгара алмыйлар дигән мәгълүмат барлыкка килде. Хәзерге вакытта эш буенча якынча зыян 70 млн сум дип исәпләнә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы зыян күргән кертемчеләрдән 100 дән артык гариза барлыгын хәбәр итә. Узган атнада Доронинны 28 сентябрьгә кадәр кулга алдылар, аңа РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше буенча гаепләү белдерелде.

чыганак: Бизнес-онлайн

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев