-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Фәрит Мөхәммәтшин: "Парламент яңарачак"

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулардан соң республика парламенты 30-40 процентка яңарачак. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
«Парламент һәр сайлауларда 30-40 процентка яңартыла. Бу яңартылуны быел да көтәргә мөмкин дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте ул.
Республика хакимияте 9 сентябрьдә сайлауларга әзер, диде спикер. Ул Татарстан халкы аларда актив катнашыр дип ышаныч белдерде. «Безнең республикада сәяси культура һәм активлык югары. Сайлаучыларның җаваплылыгы югары, килүе әйбәт. Мин кеше күп килеп, республика халкына җаваплы хезмәт итәрдәй алтынчы чакырылыш яңа парламенты формалаштырылуын теләр идем», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Моннан тыш, агентлык әңгәмәдәше парламентка янә «әлеге структураларның әһәмиятен аңлаган, Татарстан халкының тормышына битараф булмаган кешеләр» сайланыр, дигән ышаныч белдерде.
«Шулай булыр дип шикләнмим», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/25/186901/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз