-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Фәрит Мөхәммәтшин: "Пычрак алымнар куллану нәтиҗә бирмәячәк"

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.
Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, ветераннар һәм яшь каләм ияләре, басма матбугатны әзерләүдә, чыгаруда һәм таратуда катнашучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Татарстан медиа-бергәлеге турында сүз барганда, соңгы елларда бу өлкәдә булган җитди структур үзгәрешләрне аеруча билгеләп үтәсем килә. Журналистлар берлеге кадрлар белән дә, оештыру ягыннан да ныгытылды, җәмгыять алдында җаваплылык артты. Татарстанлыларны борчый торган актуаль темаларга статьялар күбрәк чыга башлады. Конъюнктур материаллар саны кимеде.
Монологлар урынына ачык, үткен һәм эмоциональ диалог алмашка килде, ул “нью-медиа” вәкилләрен, блогерларны, мессенджерларны, социаль челтәрләрдән файдаланучыларны актив җәлеп итә.
Тулаем алганда, Россиядә һәм аннан читтә дә Интернет челтәре аша безнең республика турында мәгълүмат алучылар саны артып тора. Ләкин без шуны да беләбез, явыз кулларга килеп кергән очракта, массакүләм мәгълүмат чаралары куәтле коралга да әверелергә мөмкин. Шуңа күрә монда граждан позициясе чагылырга, һөнәри һәм сәяси өлгергәнлек булырга тиеш.
Кадерле дуслар! Безнең алда бик зур бурычлар тора. Бер-бер артлы көтелә торган иҗтимагый әһәмиятле вакыйгаларда массакүләм мәгълүмат чаралары турыдан-туры катнашачак. Яңа электораль цикл старт алды. Сентябрьдә республика парламентына – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланачак. 2020 елда Татарстанда Президент сайлавы һәм муниципаль сайлаулар булачак.
Шуннан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар өчен тавыш бирәчәкбез. Сайлау кампанияләренең мәгълүмат фоны сезнең хәбәрдарлык, мәгълүмат белән тәэмин ителгәнлек һәм битараф булмавыгызга бәйле. Сайлау барышында катнашучылар өчен аның позитив булуы мөһим.
Республикада дәүләт хакимияте белән журналистлар берлеге арасында үзара эшчәнлек хәбәрдарлык нигезендә, конструктив диалог һәм копромисслар режимында алып барыла. Күппартиялелекнең ныгуы, сәяси конкуренциянең көчәюе шартларында башкача була да алмый. Әмма сайлау алды очрашуларында кемнедер “компроматлар сугышы” игълан итү, “кара пиар” белән шөгыльләнү кызыктырырга мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк, тираж санына һәм гонорарга өметләнеп, пычрак алымнар куллану нәтиҗә бирмәячәк. Мәгълүматны һәрьяктан объектив бәяләү, тормышның тискәре һәм уңай якларын дөрес анализлау нәтиҗәсендә ирешкән уңышларны һәм эшлекле репутацияне саклап калу бик күпкә мөһимрәк.
Кадерле дуслар!
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Татарстан медиа-бергәлеге вәкилләренә җаваплы хезмәтегез, аудиториягә хөрмәтегез өчен, гадел һәм үткен каләмегез, хак сүзләрегез белән кешеләргә ярдәм итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз