-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Республика Матбугат көне белән котлады:
«Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.
1998 елда Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент һәм редакторларны, блогер һәм интернет-контент булдыручыларны, нәширләр һәм полиграфистларны, басма матбугат таратучыларны — үз хезмәте белән республикабызның бердәм мәгълүмат кырын һәм гражданнарның төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. Бу безнең өчен — миллионлаган битараф булмаган укучылар өчен дә бәйрәм.
Россиядә кебек үк, республикада да массакүләм мәгълүмат чаралары инде күптән мәгълүмат чыганагы гына түгел, журналистлар, актуаль көн тәртибен булдыруда турыдан-туры катнашып һәм кешеләрнең кәефенә актив тәэсир итеп, заманны чагылдырып кына калмыйча, аны тудыра да.
Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе, җаваплылыгы, актив граждан позициясе, үзенең көннән-көн кирәк булуы белән аерылып торды. Моның турында республика массакүләм мәгълүмат чаралары язганнарны өземтә итеп китерүнең һәм аларның йогынтысының даими югары рейтинглары да сөйли.
Республика матбугатының гасырлар буена килгән традицияләре һәм бай тарихы бар. Газета һәм журналлар, вебсайт һәм социаль челтәрләр сәхифәләрендә республиканың йөзьеллык тарихының төп вакыйгалары гына түгел, ә төрле чорларның мохите, рухы да чагылыш тапты. Басма журналистикада һәрвакыт иҗади, талантлы һәм битараф булмаган кешеләр эшләде. Шулар арасында — күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар. Шуңа күрә дә Басма сүзгә ышаныч зур, ә журналист һөнәре зур хөрмәткә һәм танылуга лаек. Журналист осталыгы башлангычларына өйрәнүчеләргә дә, тираж саны һәм «кликбейт»лар артыннан куганда, үз исеменә һәм эшлекле репутациясенә тугры булу, элек-электән килгән традицияләрне саклап калу гаять әһәмиятле.
Коронавирус пандемиясе безнең көндәлек тормышыбызга үз төзәтмәләрен керткән бүгенге вакытта бу тагын да зур әһәмияткә ия. Турбулентлык зонасы икътисадның һәм иҗтимагый тормышның күп кенә тармакларын, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларын да, үз эченә суырып алды. Яңалыкларны бирү форматлары һәм тизлеге үзгәреп тора. Кайчакта каршылыклы мәгълүмат ташкыны бара торган процессларны аңлауны сизелерлек авырайта, шуңа күрә көн вәзгыятенә анализ ясый, алдан ялган икәне билгеле фактларны һәм «фейкларны» аралый, мәгълүматның бихисап күләмен максатчан аудиторияләргә һәм яңалык каналларына бүлә белү журналистның югары осталыгы булып тора.
Хөрмәтле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез көнне уртак эшегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт һәм имин булсын!»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз