-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Фәрхәд Мәхмүтов вафат

Бүген Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры һәм өлкәдәге "Туган тел" татар оешмасы җитәкчесе Фәрхәд Мәхмүтов кинәт вафат булган. Бу хакта "Самара татарлары" сайты журналисты Римма Нуретдинова хәбәр итте.
"Ул иртә белән үзен начар хис иткән, ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма коткарып кала алмаганнар. Әлегә вафат булу сәбәбе билгеле түгел", - диде Римма Нуретдинова.
Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтов 1972 елда туган. Самара өлкәсе Красноярск районы Ялтай бистәсендә үскән. 1997 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган. Фәрхәд Мәхмүтов 2014 елдан "Туган тел" җәмгыятенең, 2017 елдан Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры.
"Ул мәктәпне тәмамлауга ук милли хәрәкәткә кереп китте. "Туган тел"нең яшьләр бүлеген җитәкләде. Башы-аягы белән эшкә чумган кеше иде, үзе турында да уйламыйча эшләде. Соңгы араларда Сабан туена әзерлек белән мәшгуль иде, бөтен оештыру, килештерү эшләре аның өстендә булды. Бик кызганыч, зур югалту", - диде Римма Нуретдинова.
Фәрхәд Мәхмүтовның өч баласы булган. Римма Нуретдинова әйтүенчә, кечкенәсе әле мәктәпкә дә укырга кермәгән, олы кызы - студентка, уртанчысы мәктәптә укый. Хатыны Альбина да татар милли оешмасында актив эшчәнлек алып бара.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз