Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Казанда халыкара конференция узачак
Халыкара конференция быел алтынчы тапкыр уздырыла һәм аның аның программасын Татарстанның мәдәни тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурслар үзәге тәкъдим итә.
Фуад Вәлиев - татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы. Быел аның 100 еллыгы уңаеннан Казанда фәнни чаралар үткәрелә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Халыкара конференция быел алтынчы тапкыр уздырыла һәм аның программасын Татарстанның мәдәни тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурслар үзәге тәкъдим итә. Фәнни чараны әлеге үзәк белән бергә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра.
- Иртәгә, 20 майда, Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Мирас һәм заман: сәнгатьтә һәм архитектурада традицияләрне өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру проблемалары" дип аталган халыкара конференциядә барлыгы 40 галим катнашачак, аларның 15-е он-лайн форматта чыгыш ясаячак. Быел шулай ук АКШ, Швейцария, Казахстан, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Нидерланды, Русиядән катнашучылар булачак, - дип сөйләде Фуад Вәлиевның кызы — сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.
21 майда "Хәзинә" милли сәнгать галереясында "Мирас һәм заман" дип аталган күргәзмә ачылачак. Аның кысаларында Фуад Вәлиевның "Татарское народное декоративное искусство" дип аталган китабы тәкъдим ителәчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев