-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Г. Тукай әдәби музее «Музейлар төне – 2020» дип аталган Бөтенроссия акциясендә катнаша
Г. Тукай әдәби музее Халыкара музейлар көненә багышланган акциядә ел саен катнаша.
Музейның максаты – тамашачыларның игътибарын музей тупланмаларына, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына, аның замандашларының язмышы һәм эшчәнлегенә, татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасына юнәлтү, музейның мөмкинлекләрен һәм байлыгын күрсәтү.
16-18 май көннәрендә узачак Г. Тукай әдәби музеендагы «Музейлар төне – 2020» Бөтенроссия акциясе быел Казан шәһәренең иң борынгы урамнарының берсе - Габдулла Тукай урамына багышлана. Әлеге урам бөек шагыйрьнең иҗаты һәм язмышы, аның дуслары, фикердәшләренең тормышы һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Урамның тарихы татар халкының тарихы һәм мәдәнияты, шәһәребездә фән, сәнәгать һәм транспорт үсеше белән ныгытылган.
Быел «Габдулла Тукай урамы көне» онлайн режимда узачак, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре. Музейның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә һәм музей сайтына керүчеләр узган ел беренче тапкыр уздырылган «Габдулла Тукай урамы көне» турындагы музей архивы материаллары – фотография һәм видеоязмалар белән танышачак. Шулай ук алар «Тукай урамы» виртуаль каталогын төзү буенча флешмобта катнаша ала. «Екатерининскаядан Габдулла Тукайга» интерактив альбомы битләрен актарып Г.Тукай урамы тарихы белән танышырга, анда яшәгән кешеләр һәм бу урамдагы биналар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Видеоэкскурсия форматында Г.Тукай урамы буйлап «Йолдызлы экскурсия» узачак.
Музей хезмәткәрләре кызыклы экспонатлар турында язмалар, гаилә өчен «Апуш белән сәяхәт» интерактив экскурсия әзерләде. Виртуаль экскурсиядә катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп әлеге экскурсиядә катнаша алачак. «Музейга чакыру» проекты Г. Тукай әдәби музее экспозициясе һәм музей комплекслары белән таныштыра. «Шамил йорты серләрен ача» онлайн проекты музей урнашкан бина тарихы турында мәгълүмат белән бүлешә.
Музейның барлык дусларын һәм тамашачыларны Халыкара музейлар көненә багышланган акциядә катнашырга чакыралар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз