-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Габделфәткә Тукай премиясен бирергә кирәк
22-24 февраль көннәрендә Мәскәү татар җыры башкаласы булып алды. Бер-бер артлы Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов, Габделфәт Сафин, Ваһапов фестиваленең Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина концертлары узды.
Өч көн рәттән концертларның тулы залларда узуы узуы, халыкның күпләп җыелуы Мәскәүдә татар моңына, җырына ихтыяҗ барлыгын күрсәтте. “Татар Штабы” гадәт буенча тамашаларга халык җәлеп итүдә зур эш башкарды.
Гүзәл Уразова - Илдар Хәкимов
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов – татар эстрадасының яшь сандугачлары, иң популяр җырчылары. Концертка татарлар гына түгел, башкорт һәм Башкортстан кешеләре дә күп килгән иде. Шулай итеп Гүзл Уразова белән Илдар Хәкимов ике халыкны, ике республиканы рухи яктан берләштерде.
Аннан соң концертка күпләп яшьләр җыелуы сөендерде. Димәк, татарда яшь тамашачы бар. Сәхнәгә балаларның чыгып, татарча сөйләшергә, җырларга тырышулары да шатландырды. Җырчыларның халык белән шул рәвешле эшләүләре, безнеңчә, бик яхшы үрнәк.
Габделфәт Сафин
Габделфәт Сафин концерты һәр елдагыча мәскәүләр өчен зур вакыйга булды. Гадәттәгечә аның концертына зыялы, милли рухлы тамашачы килде. 30 ел дәвамында популяр булып кала алу, тугры тамашачың булу үзе зур җиңү инде ул! Габделфәт чын мәгънәсендә сәхнәдә батыр калды. Сәхнә батыры!
Бүген Габделфәтнең татарның иң зыялы, затлы, дәрәҗәле җырчы булуын танырга кирәк. Җырлау ягыннан да, үз-үзен тотышы ягыннан да, милләт өчен кылган эшләре ягыннан да... Ул сәхнәдән җырлап кына калмый, милли, дини рухны да күтәрә. Аның “Бөек татар” җыры гына ни тора! Габделфәт Сафин кебек җырчылар сирәк була. Аңа бу көнгә кадәр Тукай премиясен бирмәүләре, Россиянең халык артисты булмавы аптырашта калдыра. Татар җырын, телен саклауга шулкадәр өлеш керткән шәхес нишләп әле Тукай бүләге алмаска тиеш? Казан татар җәмәгатьчелеге бу турыда уйлансын иде. Бөтен Россия буйлап татар моңын ишеттергән җырчы, әлбәттә, Россиянең халык артисты булырга да лаек!
Азат Абитов - Гөлсирин Абдуллина
Ваһапов фестивале дә татар моңын саклауга, яшьләрне җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Азат белән Гөлсирингә халык җырларын яшь аудиториягә танытулары өчен рәхмәт әйтергә кирәк. Рәхмәт дигәннән, “Татар Штабы” исеменнән Ваһапов фестиваленә рәхмәт хатлары тапшырдык.
Билгеле, тамашалар бик яхшы узды. Концертларның тулысынча татарча гына узуы милләттәшләребезгә аеруча хуш килде. Концерт барышында мине ике фикер уйландырды. Беренчесе – татар җырчыларына Элвин Грей мисалында фан-клублар оештырырга кирәк. Бигрәк тә, Татарстаннан читтәге зур шәһәрләрдә. Бу тамашага халык җыярга да ярдәм итәр иде. Аннан яшьләрне милли мәдәният тирәсендә берләштерер иде.
Икенчесе – бүген эстрада татар халкына иң көчле тәэсир итә торган институт. Татарда чынлап торып татар эстрадасы институты формалашып килә. Чөнки халык концертларга агылып йөри әле, җырларны яратып тыңлый. Миңа калса, һәрбер милләтпәрвар җырчы үз концертларында халыкка татар телен саклау, балаларга өйрәтү турында мөрәҗәгать итә башласа, нәтиҗәсе булыр иде. Чөнки аларның аудиорияс бик зур. Бу халыкның үзенә дә, җырчыларга да файдалы булыр иде. Ник дигәндә, татар теле бетә барса, җырчыларның да аудиторися кимиячәк.
Гомумән алганда, Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов, Габделфәт Сафин, Ваһапов фестиваленең Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның Мәскәү концертлары гади тамаша гына булып калмыйча, милли фикерләр дә уятты. Уйлансаң, уйланырга җирлек юк түгел. Нинди генә чор булмасын, татар халкының телен, мәдәниятен, рухын татар моңы, татар җыры саклап килә.
Ренат Заманов, “Мәскәү татар Штабы” активисты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз